Матур сөйләшик.

Автор:Файзрахманова Д.А.
Дата публикации:03.10.2011
Просмотров:8057

Матур итеп сөйләшә белгән кеше матур итеп уйлый белә, матур итеп уйлый белгән кеше матур уйларга омтыла.


Туфан Миңнуллин


 


Туган тел – рухи байлыгыбыз. Һәркем үз баласын акыллы, булдыклы, тәүфиклы, игелекле итеп күрергә тели. Ләкин туган телендә тәрбияләнгән бала гына шундый сыйфатлар бәлән бай булып үсә. Кызганычка каршы, татар миләтеннән булган күпкенә ата-аналар аралашу өчен рус телен сайлыйлар. Тәрбия һәр халыкта аның туган теле белән бергә барлыкка килгән. Күп гасырлар буенда ул, кешелекне дәвам иттерү чарасы буларак, табигый ихтыяҗ булып яшәп килгән. Яшь буын өлкәннәр белән аралашкан, тормышта кирәкле күнекмәләргә, кешеләр арасында үз-үзен тотарга, аралашырга өйрәнгән, халыкның гореф-гадәтләрен, йолаларын өлкән буын ярдәме белән үзләштергән. Күренекле татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйри башка телләрне өйрәнгәнче туган телене яхшы белүенә зур игътибар биргән.


Балалар бакчасында балаларның киләчәк тормышларына нигез салына. Телне өйрәтүдә бик зур ихтибар бирелә. Менә мин дә үзем эшләгән 4-нче “Кояшкай”  балалар бакчасында дәүләт программасын күздә тотып, программа таләп иткән бурычларны тормышка ашыруда кулланылган барлык методлар һәм алымнарны алып, балаларны татар телен аралашу чарасы буларак кулланам. Программа таләпләрен алга куеп, анда бирелгән системаны үзгәртмичә, үзендә булган укыту-методик әсбапларны һәм материалларны иҗади кулланып эшлим.        


Бу эшне алып барганда татар теле авазларның дөрес әйтелешенә мин зур игътибар бирәм. Сөйләмендә кимчелекләр булган балаларның саны елдан-ел арта бара. Шуңа күрә мин балаларны беренче чиратта авазларны ишетергә һәм аларны дөрес әйтергә өйрәтәм.


Балаларның ишетү сәләтен үстерү өчен  аларның игътибарларын тирә-юньдә ишетелгән тавышларны танырга өйрәтәм. Мәсәлән, “Бу нәрсә тавышы?”, “Нәрсә өрә?”, “Кем кычкыра” һәм башка уеннар белән файдаланам.


Ишетү сәләтен үстерү эше белән бер юлы артикуляция гимнастакасын да уздырам. Телне дөрес итеп хәрәкәтләндерергә өйрәнгәч балаларга һәр авазның артикуляциясен аңлатам. Балалар артикуляция гимнастакасын тиз үзләштерсеннәр өчен аны көзгеләр ярдәмендә һәм рәсемле карточкаларга карап эшлиләр. Халык авыз иҗаты җәүһәрләреннән мәкальләр, табышмаклар, санамышлар, әкиятләр кулланам, төрле уеннар уздырам. Балаларга туган телгә карата мәхәббәт уятырга тырышам.


Бүгенге көндә туган телне югалта барабыз. Вакыт узган саен аны яңадан торгызу авыр булыр. Ата-аналарга, тәрбиячеләргә һәм татар теле укытучыларына балаларга матур әдәби телне өйрәтүдә уңышлар телим.


Яшел Үзән шәһәренең


4-нче “Кояшкай”


балалар бакчасы тәрбиячесе

Комментарии:

Дата: 06.10.2011 Автор: Гулина Молодец! Булдыргансың. Татар телендә язымнар бик аз.Синең язуың иң яхшыларның берсе дип табам.

Смотрите другие статьи

Автор: ФИЛИНА АЛЕНА НИКОЛАЕВНА РАЗВИТИЕ ПРОСТРАНСТВЕННЫХ ПРЕДСТАВЛЕНИЙ У ДЕТЕЙ РАЗНЫХ ВОЗРАСТНЫХ ГРУПП
Автор: З.М. Габдуллина. Развитие навыков работы с компьютером у детей 4-7 лет.Волгоград, 2010. Функциональная готовность дошкольников к работе на компьютере
Автор: Александра Как научить ребенка говорить?
Автор: неизвестен Упражнение с помощью траекторий на плакате (методика В. Ф. Базарного)
Автор: Учитель-логопед Рудык Фаина Семёновна КОНСПЕКТ ОБРАЗОВАТЕЛЬНОЙ СИТУАЦИИ НА ТЕМУ: «ЗВУК И БУКВА «Р»
Автор: Дубова Татьяна Евгеньевна методист ясли - сада "Ак ниет" Начальная военная подготовка в условиях ДОУ
Автор: Аникина Инна Михайловна Метания мешочков в вертикальную цель
Автор: Уварова Ирина Андреевна «КОНКУРСЫ и ВИКТОРИНЫ»
Автор: Мубариева Юлдуз Рифовна "Звездный час" по ПДД в старших группах
Автор: Игровая технология и её роль в жизни ребёнка